Яңалыклар
11 июль 2022, 05:44

Чит илдә ял итәсе килгән

Күрәсең, диңгез буенда кояшта кызыну теләге көчле булгандыр. 

Чит илдә ял итәсе килгәнЧит илдә ял итәсе килгән
Чит илдә ял итәсе килгән

Республикада яшәүче 40 яшьлек ир суд карары буенча улына алимент түләргә тиеш булган. Беркайда да рәсми эшләмәгән ирнең улына алиментлар түләү буенча 351 мең сум бурычы җыелган, дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Суд приставлары федераль хезмәтендә.

Шулай да Дәүләкән районы суд приставлары  ата кешедән  бурычын түләттерүгә ирешә алган. Алар аның машина йөртү хокукын чикләгән һәм чит илгә чыгуны тыйган. Ә бурычлы ир шунда ялга җыенган. Күрәсең, диңгез буенда ял итү теләге шулкадәр көчле булган, бурычлы ата кеше шунда ук таләп ителгән акчаны тиешле исәпкә күчергән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас