

Алда торган Корбан бәйрәме һәм шуңа бәйле өч көнлек яллар сәбәпле, Башкортстанда почта бүлекләренең эш графигы үзгәрә.
8 июльдә, ягъни бүген, почта офисларының барысы да бер сәгать алдан ябылачак.
9 июльдә, шимбә көнне, элемтә бүлекләре эшләмәячәк.
10 июльдә почталар якшәмбе режимы буенча эшләячәк.
11 июльдә шимбә режимы буенча эшләячәк.
Бәйрәм көннәрендә почтальоннар пенсия һәм пособиеләрне Пенсия фондының республика буенча бүлеге белән килешенгән расписание буенча китерәчәк.
Әйткәндәй, авылда почта бүлекләренең эш режимы бераз аерылырга мөмкин. Бу хакта Русия почтасының сайтында яки мобиль кушымтада белергә мөмкин, диләр Федераль почта бүлегенең Башкортстан буенча идарәсендә.