

Шушы көннәрдә Башкортстанның каһарман улы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның 100 еллык юбилее республика күләмендә зурлап билгеләнә. Бүген бәйрәм чаралары аның туган җире булган Илеш районында узды.
Тантаналы чара иртәнге якта Илеш районы үзәге Югары Яркәйдә легендар очучыга һәйкәл ачудан башланды. Шулай ук бу көнне Муса Гәрәев музее реконструкциядән соң үз ишекләрен ачты.
Чарада каһарманның улы Евгений Гәрәев, килене, оныклары һәм туганнары катнашты. Шулай ук Уфадан килгән мәртәбәле кунаклар да бар иде: Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәдиев, Русия Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин, БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков, БР мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиева, БР экология министры урынбасары Азат Басыйров, БР мәдәният министры урынбасары Илнур Мухъянов, республика Ветераннар советы рәисе Валерий Шәрипов һ.б.
Һәйкәлгә чәчәкләр салынганнан соң бәйрәм Башкортстанга бердәнбер ике тапкыр Советлар Союзы Герое бүләк иткән Ташчишмә авылының бәрәкәтле җирендә дәвам итте.
Биредә каһарманның алдынгы якташлары парадта үтте. Аннан соң тамашачылар хозурына “Герой юлыннан” дип исемләнгән театрлаштырылган тамаша тәкъдим ителде. Ул Муса Гайса улының “Живу и помню” китабы нигезендә “Чагыл” халык театры җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Миңнеголова режиссерлыгында әзерләнгән. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре нәни Мусаның дөньяга беренче аваз салган көненнән алып, герой булып туган җиренә әйләнеп кайткан көненә кадәр байкау ясады. Аның балачагы, үсмер еллары, һөнәр сайлавы, укырга китүе, авыр сугыш чоры, беренче һәм гомерлек мәхәббәтен очрату тарихы... Җәй икәнен кинәт исенә төшергән кояш нурлары астында никадәр эссе булмасын, әлеге эчтәлекле һәм күркәм тамашаны халык тын да алмый әсәрләнеп карады.
“Первушино” очучылар төркеменең күрсәтмә чыгышы исә бәйрәмгә аерым бер рух бирүче күркәм бизәк булды. Аларның чыгышын караганда һәр кеше батыр якташлары белән горурлану хисен кичергәндер.
Бәйрәм барышында М. Гәрәев исемендәге кооператив алдынгылары, туган җирен данлауга лаеклы өлеш керткән илешлеләр бүләкләнде. Җыелган халык алдында рәхмәт сүзләре белән Муса Гәрәевның авылдашы, Бөек Ватан сугышы ветераны Р. Хәкимов чыгыш ясады.
Бу көнне Ташчишмә авылында реконструкциядән соң Муса Гәрәевның йорт-музее да янә ачылды. Мәртәбәле кунаклар танышып чыкканнан соң теләге булган һәр кеше йорт-музейны карый ала иде. Шулай ук бәйрәм мәйданында фотозоналар, тирмә-музей, хәрби техника күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Концерт тәмамлануга җай гына сабантуй уеннары башланып китте. Илеш халкы һәм килгән кунаклар аларда зур кинәнеч белән катнашты: рәхәтләнеп уйнады, ярышты, көрәште. Көн кичкә авышканда гына рухлы һәм җылы бәйрәмнән, очрашудан һәм аралашудан канәгать булып таралашты алар.
Кеше китә, җыры кала, диләр. Муса Гайса улының да бакыйлыкка күчүенә дистә еллар үткән. Әмма аның даны үлемсез. Ул бүген дә якташларын, тоташ республика халкын рухландырып яши бирә. Каһарманга дан!