Яңалыклар
7 июль 2022, 16:28

Яшьләр өчен грантлар

Гаризалар 11 июльдән кабул ителә башлый.

Башкортстанның яшьләр сәясәте өлкәсендә коммерция булмаган оешмалар проектларына ярдәм итүгә юнәлтелгән грант конкурсына гаризалар кабул итә башлар алдыннан “Йәшлек House”та оешма җитәкчеләре белән очрашу үтте.

Сәламләү сүзе белән Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Вито Сабиров чыгыш ясады.

Башкортстан Республикасы Башлыгының яшьләр сәясәте өлкәсендә грантлар конкурсына гаризалар 11 июльдән кабул ителә башлый.

Бәйгегә түбәндәге тематикалар буенча проектлар тәкъдим итәргә мөмкин:

Яшьләр хәрәкәте;

Вакыйгалар оештыру;

Һөнәри осталык;

Профилактика;

Мин – Гражданин;

АртГРАНТ;

Медиа;

Ирекмәнлек;

Белем.

Конкурсның гомум бюджеты – 20 миллион сум. Социаль проетлар 2 миллион сумга кадәр грант ярдәме алала.

Конкурста катнашуга гаризалар 2022 елның 11 июленнән 10 августына кадәр грантыглавы102.рф сайтында кабул ителә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас