

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Баймак районы Беренче Төрекмән авылының тугызынчы сыйныф укучысы белән шашка уйнаган.
Бу хакта Республика белән идарә үзәге проекты җитәкчесе Елена Прочаковская БСТда үткән “Сәлам” программасында сөйләгән.
“Без Баймакның бер мәктәбенә килдек. Балалар шашка уйный. Биредә “Үсеш ноктасы” федераль программасы кысаларында дәрес бара икән. Радий Фәрит улы дәрескә керде дә бер егет янына утырды. “Уйныйбызмы?” – ди. Алар уйный башлады һәм мәктәп укучысы Башлыкны җиңде”, – дип бәян иткән Елена Прочаковская.
“Ничек соң Радий Хәбировны җиңү” дигән сорауга малай: “Ну, нормально”, – дип җавап биргән.