Яңалыклар
7 июль 2022, 05:45

Җиңү белән кайтырлар

Батальон Ырынбур өлкәсенә юл алды.

Җиңү белән кайтырларҖиңү белән кайтырлар
Җиңү белән кайтырлар

Бу атнада Миңнегали Шәйморатов исемендәге иреклеләр батальонын Украинага озаттылар.

Хәрби операциягә юлланучыларны озату чарасына республика Башлыгы Радий Хәбиров та килде. Ул батальон командирына бүлекчәнең сугышчан байрагын тапшырды.

 “Бүген безнең республика тарихында үзенчәлекле көн. Моннан 80 ел элек Уфадагы Совет мәйданында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә әләм тапшырылды. Бүген безнең егетләр янә фашизмга каршы көрәшкә бара. Донбасс белән безне тыгыз элемтәләр бәйли. Без аларга озак еллар ярдәм итәбез. Бүген анда безнең табиблар, төзүчеләр һәм волонтерлар эшли. Әмма аларга хәрби ярдәм дә кирәк. Җиңү белән кайтыгыз. Миңнегали Шәйморатов исемендеге башкорт батальоны яугире булу – зур дәрәҗә. Хәерле юл сезгә!” – диде Радий Хәбиров.

Республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич исә батальонга керү – үзе үк батырлык, дип билгеләде.

 “Сезгә хәрби әзерлекне уңышлы үтүегезне һәм хәрби бурычларны уңышлы үтәвегезне телим”, – дигән фиерен җиткерде ул.

Исегезгә төшерәбез, бу батальонны булдыру башлангычын республиканың хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмалары күтәреп чыкты. Оештыручыларның берсе Алик Камалетдинов әйтүенчә, подразделение төзү турындагы хәбәрдән соң беренче көнне үк 100дән артык кеше военкоматларга мөрәҗәгать иткән.

Хәзер инде батальон Ырынбур өлкәсенә юл алды. Анда сугышчылар бер ай буена укулар үтәчәк. Егетләр барсы да армиядә хезмәт иткән, шуңа аларга белгәннәрен искә төшерергә һәм яңа техника белән эш итәргә өйрәнергә кирәк булачак.

Әйткәндәй, ил Президенты Владимир Путин сүзләренчә, төп максат – Донбассны азат итү, анда яшәгән кешеләрне яклау һәм Русиянең үзенең иминлеген гарантияләүче шартлар тудыру. Һәм ул махсус операциягә кушылырга теләүче ирекмәннәрне хуплавын белдерде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас