Яңалыклар
7 июль 2022, 08:07

Хезмәткә һәм оборонага әзерсеңме?

Топ-20гә кердек. 

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Хөкүмәт йортында Башкортстанда ГТО комплексын гамәлгә ашыру өчен җаваплыларны, физкультура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүчеләрне “ГТОга 90 ел” медальләре белән бүләкләү тантанасы үтте.

Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов әйтүенчә, “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия комплексының 90 еллыгы уңаеннан, республикада йөзләгән физкультура һәм спорт чаралары үткән.

“Бу уңайдан республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстанны ил төбәкләре арасында беренче 20 исемлегенә кертергә кушкан иде. 2021 ел нәтиҗәсе буенча, республика 20нче урынны алды”, – диде ул.

2022 елның 1нче кварталында республикада 25 меңнән артык кеше ГТО нормаларын тапшырган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас