

Башгидрометүзәктән соңгы яңалык: ниһаять, чын җәй килә!
Бүген, 7 июльдә, республика буенча һава 22-27 градуска кадәр җылыначак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә. Әмма җомгага кадәр алар тәмамланырга тиеш, диләр синоптиклар.
Иртәгә, 8 июльдә, явым-төшем фаразланмый. Термометр баганалары төнен 9-14 градус күрсәтсә, көндез алар 23-28 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шимбә, 9 июльдә, һава температурасы 25-30 градуска кадәр җитәчәк икән.
Җылы көннәр сагындырса да, артык эссе дә яхшыга түгел. Шуңа хәвефсезлек кагыйдәләрен онытмыйк. Сәламәт булыйк!