

АL AGRO LLC компаниясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Башкортстан балының өч кибетен ачты, тагын икесе ачылуга әзерләнә.
Бу хакта 6 июльдә Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычеваның AL AGRO LLC оештыручылары белән очрашуы барышында билгеле булды.
Исегезгә төшерәбез, AL AGRO проекты Русиядән Якын Көнчыгыш илләренә экологик чиста һәм органик продукция тәкъдим итү буенча тотрыклы канал булдыруга юнәлтелгән. Проект 2030 елга каадәр Якын Көнчыгышта 1000кибет ачуны күздә тота.
“AL AGRO" проекты – Башкортстан предприятиеләре өчен Русиянең табигый һәм сыйфатлы продуктлар гына җитештерүче төбәге икәнен белдерү өчен бик яхшы мөмкинле”, – диде Маргарита Болычева.
Экспортка тиешле күләмдә бал җитештерү өчен Башкортстанның умартачылык буенча фәнни-тикшеренү үзәгенә ярдәм күрсәтеләчәк. Алар Русия һәм Башкортстан төбәкләреннән бал җитештерүчеләрне дә җәлеп итәчәк.
Киштәләргә сыйфатсыз бал килеп эләгүне булдырмау максатында китерелгән продукцияне сертификатлау мөмкинлеге мәсьәләсе карала. Киләчәктә бал китерү күләмен аена 100 тоннага кадәр арттыру күзаллана.