

Украинада хәрби операция башланып, дөньлар үзгәргәч, күп илләр Русиягә үзләрендә җитештерелгән машиналарны кертүне тыйды һәм бездәге заводларының эшчәнлеген дә туктатты.
Моңа артык борчылмаска кирәк, бу Русия бизнесы өчен яңа мөмкинлекләр ача, диделәр экспертлар. Әйтик, илдә яңадан “Волга” һәм “Победа” автомобиль брендларын тергезмәкчеләр. Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров әйтүенчә, бу машиналарны төрле мәйданнарда җитештерә башларга мөмкиннәр.
“Коллегаларның “Волга”ны яки “Победа”ны, яисә икесен дә тергезергә ниятләре бар”, – диде ул.
Шулай ук “Москвич” машинасын да тергезергә дигән фикер бар. Аны Русиядән киткән Renault автомобиле заводында җыя башларга тиешләр. Мәскәү мэры Сергей Собянин әйтүенчә, төп партнер КамАЗ булачак.
Баштагы мәлләрдә белгечләр двигательле җиңел машиналарны җитештерүне җайга салачак. Аннары инде электромобильләрне җыя башлаячаклар икән.
Шулай итеп, озакламый яңадан "Волга, "Победа" һәм "Москвич"ларда йөри башларбыз әле. Булмас, димә...