Яңалыклар
6 июль 2022, 08:59

Машиналарның хакы төшә

Сез моңа ышанасызмы?

drivenn.rudrivenn.ru
drivenn.ru

Исегездәдер, ел башында чит ил һәм үзебезнең машиналарның хакы 25-30 процентка арткан иде.

Бүген инде ажиотаж кимеде, базар үз хәленә кайтып бара. Һәм агымдагы ел ахырына кадәр Русиядә автомобильләргә хаклар җайлап төшә башларга тиеш, ди Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.

Аның сүзләренчә, бүген базарга беренче кварталда – валюта курсы югары булганда – сатып алынган машиналар чыга. Арытыба да югары хакларны тотуы сатучылар өчен отышлы түгел. Чөнки сорау кимиячәк һәм алар үзләренә зыянга эшли башлый. Шуңа компанияләр базар ихтыяҗына яраклашырга мәҗбүр булган. Ә хөкүмәт үз чиратында ихтыяҗга ярдәм итү чараларын тәкъдим итә.

Безнең илдә бер менгән хакларның төшә торган гадәте юк. Шулай да бераз булса да очсызланса, яхшы булыр иде, әлбәттә.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас