Яңалыклар
6 июль 2022, 15:29

IKEA товар сатып алуга чикләүләр кертте

Әйткәндәй, әле ИКЕАда берни сатып алып булмый...

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

IKEA товарларга заказ бирүгә карата чикләүләр кертте: яңа кагыйдәләр буенча, бер заявкада авырлыгы бер тоннадан артмаган заказ бирергә мөмкин, ә заказның суммасы 1 миллион сумнан артып китмәскә тиеш. Бер сатып алучыга шулай ук бер товарның 70 атамасы гына рөхсәт ителә. Кайбер төр товарларны комбинация составында гына сатып алырга мөмкин, яки аларның саны 10 данәдән артып китмәскә тиеш.

Шул ук вакытта, компания сайтындагы гаризада билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта яңа заявкалар кабул ителми, чөнки хезмәткәрләр алынган заказларны эшкәртә.

Чыганак: "Татар-информ". 

Читайте нас