

100 сумлык яңа купюралар микробларга каршы үзлеккә ия, дип белдерде Гознак башлыгы Аркадий Трачук.
Аның сүзләренчә, бу купюраны ясаганда микроблар үрчүгә каршы материаллар кулланыла.
“Акча купюрасына ябыштырылган тасма микроблар үрчүгә каршы үзлеккә ия. Шулай да бу банкноталарны кулланганда элементар гигиена таләпләрен үтәмәскә дигән сүз түгел”, – ди белгеч.
Моңа кадәр Үзәк банк яңартылган 100 сумлык банкнотаны тәкъдим итте. Ул 30 июньдә кулланылышка кертелгән. Банкнотаның кәгазенә ике төсле: аралаштырылып килүче кызыл һәм зәңгәр, шулай ук соры төстәге саклаучы җепселләр кушылган.
Бу акчалар кулланылышка акрынлап кертеләчәк, параллель рәвештә иске, 1997 елда чыкканнары (шул исәптә 2001 һәм 2004 елгы модификацияләр) да әйләнештә йөриячәк.
Чыганак: lenta.ru