Яңалыклар
4 июль 2022, 10:06

Очучы хөрмәтенә авиашоу

2022 елның 9 июлендә легендар очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулуга багышланган зур чара "Первушино" аэродромында үтәчәк. 

Очучы хөрмәтенә авиашоуОчучы хөрмәтенә авиашоу
Очучы хөрмәтенә авиашоу

2022 елның 9 июлендә легендар очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса  Гәрәевның тууына 100 ел тула. 

Әлеге истәлекле датаны республика масштаблы авиабәйрәм белән билгеләп үтәчәк. Ул Кушнаренко районы территориясендә урнашкан  “Первушино”аэродромында 9 июльдә үтәчәк.

Бу көнне ялгыз һәм күмәк пилотаж программасын Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган 50дән артык экипаж күрсәтәчәк. Тамаша үзәгендә данлыклы По-2 чыгышы булачак. Нәкъ шушы самолетта Бөек Ватан сугышы барышында миллионлаган очучы күккә күтәрелгән.

Шулай ук чара кысаларында авиатехника күргәзмәсе һәм Башкортстан һәм Белоруссия йолдызлары катнашлыгында концертлар оештырыла.

Моннан тыш, фестиваль кунаклары арасында очыш, велосипед, гаджетлар һ.б. бүләкләр уйнатучы хәйрия уеннары да була.

Бәйрәм чарасы 13.00 дә башлана һәм 20.00 сәгатьтә тәмамлана. Керү ирекле. Чарада катнашырга теләүчеләр өчен махсус автобус җибәреләчәк. Ул “Көнъяк автовокзал – Первушино” маршруты буенча 12.30дан алып 20.00 сәгатькә кадәр йөриячәк.

Ә 8 июльдә юбилей чаралары геройның туган җире –Илеш районы Иләкшиде авылында үтәчәк. Муса Гайса улының бер гасырлык юбилее хөрмәтенә якташлары күләмле сабантуй оештыра.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас