

4 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Екатеринбургта үткән «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе эшендә катнаша. Делегация составына республикадан шулай ук БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров, БР сәнәгать, энергетика һәм инновация министры Александр Шельдяев, республиканың үсеш һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре бар.
Эшлекле программа кысаларында төбәк җитәкчесе берничә очрашу үткәрәчәк.“Иннопром” мәйданында узган төп вакыйгаларның берсе - 2021 елда Русия төбәкләрендә сәнәгати сәясәт нәтиҗәлелеге рейтингы презентациясе.
Хәтерегездәдер, 2020 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан беренчелекне биләгән иде.