Яңалыклар
4 Июля 2022, 09:25

Автойөреш башланды

Ул геройның 100 еллыгына багышлана

Автойөреш башландыАвтойөреш башланды
Автойөреш башланды

Уфа – Кушнаренко – Дүртөйле – Илеш маршруты буенча автойөреш башланды

Аның кысаларында Светлана Гәрәева һәм авиация ветераннары катнашлыгында киңкүләм батырлык дәресләре, Муса Гәрәевка һәм ДОСААФ үзәк комитетының 14 Героена багышланган экспонатлар, ДОСААФ эзтабарлар отряды күргәзмәсе, Башкортстан Волейбол федерациясе укучылары өчен волейбол турниры һәм мастер-класслар үтәчәк.
Бүген автойөреш Уфадан кузгалып, Кушнаренко һәм Дүртөйле буенча уза. Дүртөйлелләр автойөрештә катнашучыларны Агыйдел елгасы ярында каршы алды. Аннан соң һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Иртәгә инде Геройның туган ягына – Илеш районы Югары Яркәй авылы, Бишкурай һәм Ташчишмә авылларына юлланачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас