

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе, Башгидрометүзәк мәгълүматларына таянып, 4 июль төнендә һәм көндез һава торышы бозылу ихтималын кисәтә. Төнлә һәм иртәгә көндез республикада урыны белән күк күкрәп, яшенләп кыска вакытлы яңгырлар, боз явуы көтелә.
Җил көньяк-көнчыгыштан, яңгыр яуганда көчәючән, секундына 18 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә +8, +13°, көндез +17, +22°.
Юлларда төнлә һәм иртән томан аркасында 500-1000 метрдан ары күрүчәнлек начарая.
Уфада аязучан болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил төньяктан, секундына 8-13 метр тизлектә. Һава температурасы төнлә +12, +14°, көндез +18, +20°.
Чыганак: bashinform.ru