Яңалыклар
1 июль 2022, 04:31

Коммуналь хезмәтләр кыйммәтләнә

1 июльдән күпмегә артык түләргә туры килер?

sakhalife.rusakhalife.ru
sakhalife.ru

Һәр гаиләгә кагылган үзгәреш – 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар арта.

Башкортстанда тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Светлана Бурдюк әйтүенчә, “коммуналка” өчен түләүнең артуы алдан билгеләнгән планга ярашлы башкарыла. Индексация 4,4 процент тәшкил итәчәк, диде ул.

Аерым әйткәндә, электр энергиясе республика буенча уртача – 5,1 процентка, су тәэминаты – 4,4 процентка, суның агып чыгып китүе өчен түләү 3,4 процентка артачак. Җылылык – 3,4 процентка, ә газ 3 процентка кыйммәтләнә.

Шулай итеп, коммуналь хезмәтләр өчен якынча 6,4 процентка күбрәк түләргә кирәк булачак, диләр. 

Тарифларны планнан тыш карау булмаячак, диде Бурдюк. Ә ноябрь-декабрьдә 2023 ел өчен яңа трифлар билгеләнәчәк.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас