

Бүгеннән, 1 июльдән, гадәттәгечә, яңа законнар, яңа кагыйдәләр үз көченә керә. Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, яңа кагыйдәләр кешеләргә төшкән бюрократик йөкләмәләрне киметергә тиеш.
Шулай итеп, 1 июльдән:
Паспорт алу срогы кыскара
Документны рәсмиләштерү вакыты Эчке эшләр министрлыгы органы гражданиннан яки күпфункцияле үзәктән документларны кабул иткәннән алып 5 эш көненнән артмаска тиеш.
Теркәлү гадиләшә
Кешеләр үзләре килгән яки яшәгән урын буенча муниципаль райондагы –теләсә кайсы теркәү органында, ә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастопольдә шәһәрдәге теләсә кайсы органда исәпкә баса ала.
Медицина ярдәме кирәксә
Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә я мәҗбүри медицина страховкасы полисын, я шәхесне раслаучы документны күрсәтергә мөмкин.
Яшәү минимумы калачак
Бурычлы үзенең яшәү минимумын тотып калулардан саклау турында кредит оешмасына гариза яза ала. Бу инде хәтта бурычны түләттерүче суд приставларын җәлеп итми генә башкару документын банкка биргән очракта да яшәү минимумы күләмендәге керемнәр сакланачак дигән сүз.
Пенсия тупланмалары яклана
Пенсия тупланмалары өстәмә якланачак. Әгәр суд пенсия тупланмаларының дәүләтнеке булмаган бер пенсия фондыннан икенчесенә законсыз рәвештә күчерелгәнлеген таныса, гражданнарга вакытыннан алда күчеш чорында тартып алынган инвестицияләр керемен кайтарачаклар.
Кредит күләме
Банклар клиентларга кулланучы кредитларының яки займнарның тулы суммасы турында мәгълүмат бирергә тиеш. Ә вклад буенча килешү төзегәндә банклар документның беренче битендә гарантияләнгән минималь ставканы күрсәтергә бурычлы.