

Русиядә дача амнистиясен озайту турында закон вакытыннан алда – 1 июльдән үз көченә керә. Моңа кадәр ул 1 сентябрьдән гамәлгә керергә тиеш дип билгеләнгән иде. Әлеге документка ил җитәкчесе Владимир Путин кул куйган.
Амнистия шәһәр төзү кодексын кабул иткәнгә кадәр милеккә рәсмиләштерелмәгән җир участокларында төзелгән торак йортларны законлаштыру мөмкинлеге бирә.
Шулай ук, законга ярашлы, гомер буе күчә килгән хуҗалык һәм җир белән куллану хокукы да милек хокукы дип таныла. Шулай итеп, бакчачылар үз участоклары белән чикләүләрсез файдалана һәм аларны мирас итеп тапшыра ала.
Шунысын да билгеләргә кирәк: бу карар аерым сакланучы территорияләргә кагылмый. Дача амнистиясе 2031 елның 1 мартына кадәр дәвам итә.