Яңалыклар
30 июнь 2022, 05:54

Җәй табылган, ди

Ул кайда йөргән?

fonstola.rufonstola.ru
fonstola.ru

Быел җәй кайдадыр адашып йөри булса кирәк. Югыйсә, инде июльгә аяк бастык, әмма чын җәйне күрмәгән дә кебекбез.

Бу уңайдан июль башында һава температурасы күтәрелү ягына таба китәчәк, диләр Башгидрометүзәктән. Бүген, 30 июньдә, һава температурасы +20 градустан югары булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы да бар.

Иртәгә, 1 июльдә, шулай ук яңгырлар фаразлана. Төнен термометр баганалары +6, +11 градус күрсәтсә, көндез +15, +20 градустан артачак.

Ә алдагы көннәрдә һава температурасы җайлап күтәрелә башларга тиеш, диләр. Шулай итеп, җәй табылган шикелле. Бу атнада кайда югалып йөргәндер – анысы билгесез. Шулай да июльдә үз урынында булыр дип ышанасы килә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас