Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 июнь 2022, 13:18

Читтән көтеп утырасы түгел

Импортка калган көн бармы?

https://mgazeta.com
https://mgazeta.com

Бүгенге икътисади шартларда ил сәнәгатен үстерүгә зур игътибар бүленә.

Стәрлетамактагы “Инмаш” концерны – металл эшкәртү һәм станоклар төзү өлкәсендәге инновацияләр предприятиесе. Биредә станок төзелешендә, авиациядә комплектлаучы булып торган шар винтлы механизмнар җитештерелә. “Инмаш” – Русиядә импортны алыштыра торган әлеге продуктны бердәнбер җитештерүче.

Предприятиедә ай саен шар винтлы 200гә кадәр механизм әзерләнә. Бүген монда ассортиментны арттыру өстендә эшлиләр. Киләчәктә авыл хуҗалыгы машиналары өчен кискеч механизмын җитештерүне тергезергә ният итәләр. Руиядә бу механизмны әлегә беркем дә җитештерми. Элек аны Германиядән сатып алганнар. Шулай ук “Инмаш”та автомобильләр өчен руль идарәсе җитештерү дә планлаштырыла.

2021 елның июлендә җитештерүче Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән “Инвестицияләр сәгатендә” үз проектын тәкъдим итте. Хәбиров аны хуплады, тышкы инфраструктураны төзүгә чыгымнарның бер өлешен субсидияләү мөмкинлеген һәм салым ташламалары бирде.

Генераль директор урынбасары Абделмалик Рәхимов әйтүенчә, әле биредә эшләр гөрли. Инде быел производствоны эшләтеп җибәрергә ниятлиләр. Бу 300гә якын кешегә эш урыннары булачак дигән сүз.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: