Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 июнь 2022, 12:14

Акчалар үзгәрә

Бүген яңа 100 сумлыклар чыкты. 

www.mkkaluga.ru
www.mkkaluga.ru

Илдә 2022-25нче елларда барлык кәгазь акчалар үзгәрәчәк. Бары соңрак чыккан 200 һәм 2000 сумлык акчалар гына әлегә шул килеш калачак.

Акчалар берничә ел саен үзгәртелеп тора һәм ул купюраларны ныграк саклау өчен эшләнә, диләр Русия банкында. Яңа банкноталарның дизайны да үзгәрәчәк. Һәр купюра илнең бер федераль округына багышланачак.

Идел буе федераль округының истәлекле урыны яңартылган мең сумлыкта сурәтләнәчәк. Бу банкнота әйләнешкә 2023 елда чыгарга тиеш. Әлегә объект сайланмаган, бәлки, ул Башкортстанныкы булыр дигән фараз да бар.

Ә беренче булып яңартылган 100 сумлыкны Русия банкы бүген күрсәтергә тиеш. Әйткәндәй, әлеге акчаларны яңаларына махсус алмаштырырга кирәкми. Алар үз җае белән кулланылыштан алыначак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: