Яңалыклар
28 июнь 2022, 14:29

Бүген төнен салкын булачак

Кырау төшәргә мөмкин.

vsegda-pomnim.comvsegda-pomnim.com
vsegda-pomnim.com

Быелгы җәй җылы көннәре белән сөендерергә ашыкмый. Алай гына да түгел, хәтта суыклары белән куркыта.

Башгидрометүзәк мәгълүматы буенча, 29 июньдә республикада урыны белән салкын җил исәчәк, аның тизлеге секундына 15 метрга җитәчәк.

Таулы районнарда, һавада һәм җир өстендә температура 0, -2 градуска кадәр түбәнәеп, кырау төшүе ихтимал, дип кисәтәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас