

Якын арада Дәүләт Думасына үзмәшгульләргә кагылышлы яңа закон проекты керергә тиеш. Аңа ярашлы, үзмәшгулләр өчен яңа салым кайтарулары (налоговый вычет) барлыкка килергә мөмкин.
Документта үзмәшгуль гражданнарга, ягъни керемнәре эш бирүчегә бәйле булмаган һәм шулай ук хезмәт килешүе буенча кешеләрне эшкә җәлеп итмәүчеләргә, милеккә салым чигерүе алу хокукын бирү турында сүз бара.
“Әлеге закон проектын әзерләүгә үзмәшгуль гражданнардан килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләр сәбәп булды. Һәм илдә аларның саны арта бара. Әмма бүген үзмәшгульләр белән шәхси эшкуарларны чагыштырып карасак, беренчеләрнең хокуклары азрак”, – ди Федерация Советының икътисади сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары Иван Абрамов.
Аның әйтүенчә, бу категориягә караган кешеләрдән милек салымы чигерүе алуга сораулар күп булган. Әгәр әлеге закон проекты гамәлгә ашса, ул үзмәшгульләр статусының абруен күтәрәчәк дип исәпли депутат. Ә бу, үз чиратында, кешеләрнең “күләгәдән чыгуына” этәрәчәк. Чөнки мондый ташлама гомергә бер тапкыр гына бирелә.
“Үзмәшгульләргә милек чигерүен куллану мөмкинлеге бирү – эшләүче гражданнарга ярдәм итүнең мөһим чарасы. Кешеләр ачыктан-ачык эшләсен өчен дәүләт шартлар тудырырга бурычлы”, – ди парламентарий.
Исегезгә төшерәбез: милеккә салым чигерүе – ул салым салынучы керемнәрдән алып була торган сумма. Ягъни ул чакта физик шәхесләр кеременә салымны (НДФЛ) барлык хезмәт хакыннан түгел, ә чигерүе алынган керемнән генә түләргә тиеш булачак. Ә салым инде түләнгән буласа, аны бюджеттан кайтарырга мөмкин. Шул рәвешле дәүләт кешеләрнең торак сатып алуга киткән чыгымнарының бер өлешен каплый.