Яңалыклар
27 июнь 2022, 16:35

Истәлеккә шаулый агачлар...

Башкортстанда «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында республиканың төрле районнарында 580 меңнән артык агач утыртылды.

Истәлеккә шаулый агачлар...Истәлеккә шаулый агачлар...
Истәлеккә шаулый агачлар...
  • Башкортстанда «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында республиканың төрле районнарында 580 меңнән артык агач утыртылды. БР урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, бу акция урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен, ветераннарны, төрле предприятие хезмәткәрләрен, волонтерларны, студентларны һәм мәктәп укучыларын берләштерде.
    Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә агач утыртырга теләге булган һәркем катнашты. Акциядә паркларны, скверларны һәм хәтта шәхси җирләрне яшелләндерделәр.
    Патриотик акция Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды ярдәмендә оештырыла. Мәгълүмати технологияләр ярдәмендә утыртылган агачларның координаталарын «Хәтер бакчасы»ның гомум электрон картасына кертелә.
    «Хәтер бакчасы» акциясе 2020 елда старт алды. Хәзер ул халыкара дәрәҗәдәге чарага әйләнде, аңа 35 чит илдә 3 миллионнан артык кеше кушылган. Алар 33 миллионнан артык агач утырттылар.
    Истәлекле бакчалар Русиянең барлык 85 төбәгендә дә барлыкка килде.
    Башкортстанда акциядә 350 меңнән артык кеше катнашты. Финал чарасы 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көнендә узды.
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас