Яңалыклар
24 июнь 2022, 08:01

Төркиягә очабызмы?

Быелгы җәйдә үзебездә су коенып булмас, ахрысы...

golos.idgolos.id
golos.id

Быелгы җәй җылы көннәре белән сөендерергә ашыкмый. Шуңа мөмкинлекләре булганнар диңгез якларына юл ала башлады.

Бу уңайдан яхшы хәбәр килеп иреште: Башкортстаннан Төркиягә авиаочышлар санын арттыралар.

Уфа аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 100 пассажирга исәпләнгән SSJ-100 очкычы атнасына ике тапкыр – дүшәмбе һәм җомга көннәрендә башкаладан Төркиягә юлланачак.

Киләчәктә бу программаны атнасына 5 тапкырга кадәр киңәйтү карала.

Исегезгә төшерәбез, Уфадан Стамбулга беренче даими рейс 10 июньнән йөри башлады.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас