Яңалыклар
24 Июня 2022, 07:25

Путин белән “туры элемтә” кичектерелә

Ни өчен?

topcor.rutopcor.ru
topcor.ru

Алдан хәбәр итүләренчә, 15-18 июньнәрдә Петербург халыкара икътисади форумы үткәннән соң, ил Президенты Владимир Путин белән “туры элемтә” булырга тиеш иде.

Ләкин Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков туры бәйләнешнең кичектерелүен әйтте.  Июньдә булмаячак, диде ул.

“Туры элемтә булачак. Ул онытылмады, ләкин соңрак. Әлегә Президентның мөһимрәк эшләре күп”, – дип аңлатты Песков.

Шуңа халык белән аралашу традициясе быел гадәттәгедән соңрак үтәчәк.

Исегезгә төшерәбез, узган ел ул 30 июньдә үткән иде. “Туры элемтә” 2001 елдан башлап ел саен диярлек оештырыла.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас