+21 °С
Болытлы


Уфада Nike компаниясенең ике кибете ябыла.
Билгеле булуынча, Nike – Американың спорт өчен өс һәм аяк киеме җитештерү компаниясе. Ул Русия базарыннан китүен игълан итте.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, “Мега” сәүдә үзәгендә урнашкан кибет эшчәнлеге алдагы атнадан туктаячак. Ә “Планета” сәүдә үзәгендәгесе сатып алучыларны 16 июльгә кадәр кабул итәчәк.
Шулай булгач, әлеге фирма киемнәрен кияргә яратучыларның кием-салым сатып алып калырга вакыты бар әле.