

Русиядә 20 июньнән Суд приставлары федераль хезмәте (ФССП) эшчәнлегенә кагылышлы яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Аларның асылы шунда: хәзер әлеге ведомство бурыч түләтүгә бәйле башкару производстволарын, суд приставлары катнашлыгыннан башка, махсус мәгълүмат системасы ярдәмендә, автомат рәвештә кузгата алачак.
Мәсәлән, гражданин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 60 көн эчендә штрафын түләмәсә, ЮХХДИ (ГИБДД) һәм Суд приставлары хезмәте автомобиль хуҗасы турында мәгълүматлар белән алыша. Шуннан соң Дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы мәгълүмат системасына (ГИС ГМП) автомат рәвештә запрос юллана. Штрафның түләнмәгәнлеге ачыкланса, өч көн эчендә башкару производстовосы ачыла. Ә системадан бурычны түләү турында мәгълүмат килсә, эш автоматик рәвшетә ябылачак.
Шунысын да әйтергә кирәк: бу схема чак кына соңрак – ЮХХДИ, Федераль казначейлык һәм Суд приставлары федераль хезмәте арасындагы сөйләшеп килешүләр тәмамланганнан соң – эшли башлаячак.
Моннан тыш, приставларга бурычлы кеше турында мәгълүматны тиз арада соратып алу хокукы бирелә. Әйтик, алар элемтә операторларыннан телефон номерын белешә ала. Мондый мәгълүмат бер тәүлек эчендә бирелергә тиеш булачак.
Әлеге төзәтмәләр аэропортларда еш кына килеп туган четерекле хәлләрдән котылу мөмкинлеге дә бирә. Мәсәлән, моңа кадәр чит илләргә чыгуны тыйган карарны гамәлдән чыгару өчен приставның катнашлыгы кирәк иде. Хәзер исә ведомство моны автомат рәвештә хәл итә алачак.
Аннары, яңа кагыйдәләр бер төрле исем-шәрифле кешеләрнең мәгълүматларын бутау проблемасын да хәл итәр дип санала. Чөнки әлегә кадәр бурыч түләтүчеләр суд приставларына күп очракта кагыйдә бозучының исем-шәрифләре һәм туган көне турында мәгълүматны гына җибәрде. Шул сәбәпле кайсыбер чакта бурычлыны исем-фамилияләре бер үк булган икенче кеше белән бутау очраклары булды. Акчаны ялгыш башка кешедән алып калу очраклары турында да хәбәрләр ишетелеп тора. Яңа кагыйдәләр буенча, паспорт, СНИЛС яки ИНН мәгълүматлары күрсәтелмәсә, эш кузгатылмаячак.
Ахырда шунысын да билгелик: бурычын түләү өчен кешедән акчасын кабул иткән учреждение киләчәктә мәгълүматны бер сәгать эчендә Дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы системага тапшырырга тиеш булачак. Әлеге яңалык ярты елдан гына – 17 декабрьдә үз көченә керәчәк. Бүген бу эш өчен бер көн карала, ә акчалар 21.00 сәгатьтән соң түләнсә, алдагы көнгә калдырыла.
Югарыда саналган кагыйдәләр гади кешеләр файдасына булыр дип ышанасы килә. Русия Юристлары ассоциациясе әгъзасы Мария Спиридонова фикеренчә, башкару производствосына кагылышлы эшләрне автоматлаштыру күп мәшәкатьләрдән азат итәргә тиеш.