Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 июнь , 13:21

Юрий Шатунов вафат

“Ласковый май” төркеменең элекке җырчысы Башкортстаннан иде...

ria.ru
ria.ru

Бүген, 23 июньдә, Мәскәүдә билгеле җырчы, “Ласковый май” төркеменең элекке солисты Юрий Шатунов үлгән. Аңа 48 яшь булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, ул ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән. Аңа инфаркт диагнозы куйган булганнар.

Исегезгә төшерәбез, Юрий Шатунов Башкортстанның Күмертау шәһәрендә туган. Балалар йортында үскән.

Ул үзенең “Белые розы”, “Седая ночь”, “Розовый вечер”, “Детство” җырлары белән танылу яулады.

2015 елда “Звуковая дорожка” премиясен тапшыру тантанасында аңа Русия шоу-бизнесын үстерүгә керткән өлеше өчен премия тапшырган иделәр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в