Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 июнь , 09:52

Путин безнең табибларга рәхмәтен белдерде

Нәрсә өчен?

1tv.ru
1tv.ru

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан табибларына коронавирус белән көрәш өчен рәхмәтен белдерде.

Яңа коронавирус инфекциясе эпидемиясе чорында югары һөнәри осталык, медицина ярдәме күрсәтүдәге хезмәтләре өчен республика медиклары дәүләт башлыгының югары бүләкләренә ия булды.

Хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган документтан күренүенчә, 27 медицина хезмәткәре Русия Президентының почет грамотасы белән бүләкләнә.

Тагын 25 медикка Президенның рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в