Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 июнь 2022, 15:02

Кәсепчеләргә ярдәм итәләр

Үз эшен башлаучыларны күп сораулар борчый. 

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Агымдагы елда Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча агентлыкның халык кәсепләре үзәге 120 кешегә ярдәм күрсәткән. Алар бизнесны һәм кәсепчелек эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре буенча киңәшләрен биргән.

Үз эшләрен башлаучыларны иң борчыган сораулар: дәүләттән ярдәм чаралары караламы, күргәзмәләрдә катнашу чыгымнарының бер өлеше өчен компенсация алып буламы, электрон сәүдә мәйданнарына ничек чыгарга һәм башкалар.

Аларга ярдәм “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелә.

Бу хакта тулырак түбәндәге сылтамада: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56401.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в