Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 июнь , 15:21

Җиңүчеләр билгеле

Бу исемлеккә 46 оешма эләккән. 

Башкортстан Башлыгы грантлары фондының конкурс комиссиясе коммерция булмаган һәм хөкүмәткә карамаган оешмалар арасында җиңүчеләрне билгеләде.

Бу исемлеккә 46 оешма эләккән. Алар үзләренең социаль мөһим проектларына акчалата ярдәм алачак.

Оештыручылар әйтүенчә, сәламәтлек саклау, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, физкультура һәм спорт, мәдәният һәм сәнгать, тарихи хәтерне саклау, социаль ярдәм һәм аерым категория гражданнарны яклау юнәлешләре иң популяр дип табылган.

Җиңүчеләр географиясе дә киң. Уфадан – 34, Стәрлетамактан – 4, Белорет, Благовещен, Гафури, Күгәрчен, Миякә, Чишмә һәм Яңавыл районнарыннан, шулай ук Агыйдел шәһәреннән 1 проект җиңгән.

Проектлар 18 июльдән старт алачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в