Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 июнь , 14:08

Быел бал булырмы?

Җәй – бал кортларының да, умартачыларның да мәшәкатьле чоры. 

https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov

 “Башкортстан  – чолыкчылык барлыкка килгән төрендә кәсеп буларак сакланган бердәнбер урын”, – дип язган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә.

“Без “Шүлгәнташ” тыюлыгында, “Алтын чолык” заказнигында, “Башкирия” милли паркы урманнарында һәм Бөрҗән районы авыллары тирәсендә ата-бабаларыбыз кәсебен саклыйбыз һәм үстерәбез. Ишембай, Белорет, Гафури, Мәләвез, Зилаер һәм Күгәрчен районнары территорияләрендә дә чолыкчылык бик популяр”, – ди төбәк җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, БДУ профессоры Айрат Рим улы Ишбирдин җитәкчелегендә безнең галимнәр ике патент алган. Берсе – “Бөрҗән чолык корты” токымы, икенчесе –башкорт чолык балының барлыкка килү географиясен серкә составы буенча билгеләү алымы. Бу безнең балның дәвалау һәм башка сыйфатларын тирәнрәк өйрәнү мөмкинлеге бирә.

“Җәй салкынча булуга карамастан, әле тырыш кортларның тәмле һәм файдалы бал җыю чоры. Умартачылар аз йоклый һәм күп эшли. Аларның җиңел булмаган, ләкин бик кирәкле хезмәтләре хөрмәт уята”, – ди Радий Хәбиров.

 


Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в