Бүген Уфада “Торатау” конгресс-холлында “Аек авыл – 2021” республика бәйгесенең җиңүчеләрен котлау тантанасы үтте.
Әлеге ярышта, 2021 ел нәтиҗәләре буенча, 54 районнан 1537 авыл катнашты. Аларда бик күп – җәмгысе 2 меңнән артык мәдәни һәм спорт чаралары үткәрелгән. Аларның төп максаты сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән иде.
Шулай итеп, кызу яраштан соң, узган ел өчен “Аек авыл” бәйгесе җиңүчеләре дип танылды:
“Эре авыллар” номинациясендә:
I урын – Бөрҗән районы Әбделмәмбәт авылы;
II урын – Авыргазы районы Морадым авылы;
III урын – Куергазы районы Яхшымбәт авылы.
“Зур авыллар” номинациясендә:
I урын – Тәтешле районы Түбәнге Балтач авылы;
II урын – Аскын районы Солтанбәк авылы;
III урын – Иглин районы Түбәнге Ләмәз авылы.
“Уртача авыллар” номинациясендә:
I урын – Хәйбулла районы Кече Арыслангул авылы;
II урын – Шаран районы Ярәмкә авылы;
III урын – Мәчетле районы Яңа Мишәр авылы.
“Бәләкәй авыллар” номинациясендә:
I урын – Зилаер районы Сәлах авылы;
II урын – Күгәрчен районы Салих авылы;
III урын – Стерлетамак районы Кантюковка авылы.
Республика бәйгесенең призлар фонды – 40 миллион сум. 6 миллион сум күләмендәге иң зур бүләк “Эре авыллар” номинациясе җиңүчесенә тапшырылды. Номинацияләрдә җиңүчеләр 5, 4 һәм 3 миллион сум күләмендә призларга лаек булды. Бүләк суммасы авылдагы халык саныннан чыгып тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, бәйгенең призлар фонды, төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров карарына ярашлы, 2020 елдан 30 тапкырга – 1,4 миллион сумнан 40 миллион сумга кадәр арттырылды.