Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 июнь , 14:50

Былтыргы кебек эссе җәй булырмы?

Җәйнең башланмаган ике ае бар бит әле. 

2022 елның җәендә Русиядә узган елгы эсселекнең кабатлану ихтималы аз. Әмма алдагы айларда төрле һава торышын көтәргә кирәк, ди РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд

«Узган җәй бик җылы булды - күпьеллык күрсәткечләрдән якынча өч градуска югарырак. Җәй өчен бу бик күп. Кышын температура җәйгә караганда ике тапкыр үзгәрүчәнрәк», - ди белгеч.

Шуңа да карамастан, синоптик 2021 елның җәе уңайлы булды, дип саный, чөнки антициклон алмашу сәбәпле, эсселек вакыт-вакыт яңгырлар белән алышынды.

«Антициклон вакытында бик җылы һава торышы булганда яңгырлар булуы бик сирәк хәл. Шуңа күрә узган җәй уникаль булды. Әмма ел саен рекордлар куелмый», - диде Вильфанд.

Ул Русия гидрометеорология үзәге мәгълүматына сылтама белән сөйләвенчә, 2022 ел җәендә температура нормага туры килер яки аннан бераз артып китәр. Шуңа күрә «узган елдагы кебек эссе җәй фаразланмый». Әмма, һава торышы үзгәрү сәбәпле, салкын көннәр эсселек белән алмашыначак, дип өстәде эксперт.

Чыганак: "Татар-информ" 

Читайте нас в