Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 июнь , 22:08

Динәбез әни булган

Пар канатлы сабый булсын!

Динәбез әни булган
Динәбез әни булган

Пар канатлы сабый булсын!

Билгеле җырчы кызыбыз,  “Голос” тапшыруы җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты, "Евровидение-2013" халыкара музыкаль конкурсы финалисты Динә Гарипова әни булган.

Динә белән Равилнең мәхәббәт җимеше 19 июньдә дөньяга килгән. Сабый  3220 грамм авырлыкта, буе һәм 51 сантиметр. Шатлыклы хәбәр Яшел Үзән районы хакимиятенең рәсми телеграм-каналында да басылган.

“19.06.2002 көнне безнең улыбыз туды. Үзебезне яхшы хис итәбез. Барыгызга да изге теләкләр өчен рәхмәт”, – дип язган җырчы.

Яңа туган сабыйга һәм аның әнисенә сәламәтлек, куанычлы мизгелләр телибез! Егеткә нинди исем кушулары әлегә билгесез. Белгәч тә хәбәр итәрбез, дуслар!

Фото: ВЕСТИ.РУ ТИ

Динәбез әни булган
Динәбез әни булган
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас в