Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 июнь , 14:06

Алдагы дүшәмбедә “коры закон” булачак

Ни өчен?

jur24pro.ru
jur24pro.ru

Башкортстанда 27 июньдә – Яшьләр көнендә “коры закон” булачак, дип кисәтәләр республиканың Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгыннан.

Республика законнарына ярашлы, спиртлы эчемлекләрне берәмләп сату тыела. Шулай да бу тыю кафе, бар һәм рестораннарга кагылмый.

Таләпләрне бозган өчен штраф салына. Вазифа биләүчеләр өчен ул 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик шәхесләргә 100 меңнән 300 мең сумга кадәр карала. Продукцияне конфискацияләүләре дә бар.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда яңа ел каникулларында, Соңгы кыңгырау, Яшьләр көне, Белем көне бәйрәмнәрендә һәм сабантуйлар үткән көнне шәһәр-районнарда исерткеч эчемлекләр сатылмый.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в