Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 июнь , 18:46

Үзбәкстанда сабантуй гөрләде

19 июньдә Үзбәкстан республикасында Ташкент шәһәренең татар һәм башкорт иҗтимагый мәдәни үзәкләренең 30 еллыгына багышланган сабантуй бәйрәме үтте.

Үзбәкстанда сабантуй гөрләде
Үзбәкстанда сабантуй гөрләде

19 июньдә Үзбәкстан республикасында Ташкент шәһәренең татар һәм башкорт иҗтимагый мәдәни үзәкләренең 30 еллыгына багышланган сабантуй бәйрәме үтте.

Бәйрәмне ачу тантанасында Үзбәкстан, Башкортстан һәм Татарстан сәнгать осталарының, үзешчән ансамбльләр һәм башкаручыларның чыгышларын бергә туплаган театрлаштырылган тамаша күрсәтелде.

Башкортстаннан барган делегациядә Бр Хөкүмәте пермҗеер-0министрының беренче урынбасары Азат Бадранов, яшьләр сәясәте һәм мәдәният үсеше мәсьәләләре буенча Башкортстан Башлыгы киҗәшчесе радик Юльякшин, БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм иҗади төркем катнашты.

Милли бәйрәм кысаларында теләге булган һәркем милли музыка уен коралларында уйнау, милли киемнәр тегү , уктан ату буенча мастер-классларда катнаша ала иде. Шулай ук кунаклар өчен тирмәләр корылды.

Милли бәйрәм Башкортстан артистлары чыгышлары белән тәмамланды. Концертта радик Юльякшин, Zainetdin эңтно-шоу проекты, курайчы Юлай Касимов катнашты.

Үзбәкстанда сабантуй гөрләде
Үзбәкстанда сабантуй гөрләде
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас в