Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 июнь , 12:40

Сагынып өлгергән идегезме?

Ә яңгыр килеп җитте!..

Сагынып өлгергән идегезме?
Сагынып өлгергән идегезме?

 “Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген республикада кыска вакытлы яңгыр явачак. Аерым районнарда яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы да ихтимал.
Иртәгә көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, боз-борчак явачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан. Һава температурасы төнлә +9,+14, көндез +17,+22 градус булачак.

Чәршәмбе, 22 июньдә дә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар дәвам итәчәк әле. Һава температурасы төнлә +8,+13, көндез +21,+26 градуска.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас в