Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 июнь , 14:27

Хәстәрен алдан күрергә кирәк

Башкортстанның салым органнары квалификацион электрон имзаларны алдан алып куярга киңәш итә.

Хәстәрен алдан күрергә кирәк
Хәстәрен алдан күрергә кирәк

Башкортстанның салым органнары квалификацион электрон имзаларны алдан алып куярга киңәш итә.

Юридик берәмлекләр, шәхси эшкуарлар һәм нотариуслар өчен квалификацион электрон имза (КЭП) чыгару хокукына алар 2022 елның 1 гыйнварыннан ия булды. Салым органнары әлеге дәүләт хезмәтен 2021 елның 1 июленнән күрсәтә башлады. Моңа кадәр коммерция үзәкләрендә алынган КЭП сертификатларының вакыты 1 гыйнварда чыкты. Ул электрон имзалар вакыты чыккач, хәзер бары тик Русиянең ФНС үзәгеннән алынган сертификатлар гына кулланыла ала. Шуңа күрә республиканың салым органнары әлеге имза вакытының чыкканын көтеп тормыйча, КЭП алырга киңәш итә.  Бу электрон доументларны имзалау һәм салым отчетын тапшыру вакытында кыенлыклардан коткарачак.

КЭП алу өчен кайда яшәвегезгә карамастан, теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итә аласыз. Бүгенге көндә Башкортстанда салым инспекциясе нигезендә КЭП бирүче 14 пункт эшли.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас в