Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 июнь , 12:30

“Бу эшне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров урманнарны тергезү хакында пост урнаштырды.

“Бу эшне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез”
“Бу эшне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез”

 

"Ел саен, язлы-көзле  республикада урманнарны тергезәбез. Быел, нигездә, нарат, чыршы, каен, юкә утырттылар, мәйдан аз түгел – 5,2 мең гектар. Көз көне дә эшне дәвам итәрбез.

Лидерлар – Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Бөрҗән һәм Зилаер урманчылыклары. Урман тергезүгә арендаторлар да җаваплы карый, быел алар 3,7 мең гектардан артык мәйданда үсентеләр утыртты. Эш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре контроле астында башкарыла.

Урман хуҗалыгы һәм арендаторларны үсенте материалы белән үзебезнең питомниклар тәэмин итә. Аларда елына 50 млн үсенте үстерәләр. Быелгы язда урман культуралары орлыклары 20 гектардан артык мәйданда чәчелгән. Ә һава торышына бәйлелек булмасын өчен, булганнарына өстәп, тагын 24 теплица төзегәннәр.

Урман Башкортстан территориясенең 40 процентын алып тора. Һәм без бу байлыкны киләчәк буыннар өчен сакларга тиеш. Бу мөһим эшне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез", – дип язды ул.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас в