Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 июнь 2022, 09:24

Соль-Илецк күлләренә керү хакы билгеле

Тозлы күлләр алдагы атнада ачыла.

nashural.ru
nashural.ru

Безнең халык ял итәргә яратып йөргән урыннарның берсе – күрше Ырынбур өлкәсендә урнашкан Соль-Илецкның Тозлы күлләре.

Әмма май аенда курортның ачылу вакыты кичектерелә, дип хәбәр иттеләр. Чөнки анда күлләр астындагы токымнарда карст процессларының активлашуы ачыкланган иде. Белгечләр җимереклекләрне бетерү буенча зур эшләр башкарган, ярларны ныгыткан, гидроизоляция ясаган.

Курорт хакимиятеннән әйтүләренчә, бүген курорт ачылуга әзер һәм ул 20 июньнән кунакларны кабул итә башлый.

Курорт территориясенә керү хакы 300 сум булачак. 7 яшькә кадәрге балалар бушка үтә ала.

“Моның өчен баланың туу турындагы таныклыгын күрсәтергә кирәк. 7 яше тулган балалар өчен керү хакы шулай ук 300 сум”, – ди “Тозлы күлләр” җәмгыяте белгече.

Ял итүчеләр пляждагы шезлонглар белән бушлай куллана ала. Быел аларның санын 3 меңгә кадәр арттырачаклар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: