

Кино төшерелә башлады.
Фотосурәтләрне карамый гына, булачак фильмның сюжетын әйтә алыр идегезме икән, дуслар?
Әйе. "На солнце, вдоль рядов кукурузы" дип аталачак бу фильм һәм ул Русия Герое Дамир Йосыпов идарә иткән самолет белән булган билгеле вакыйганы тасвирлаячак.
Дамир Йосыповның А321 очкычын Мәскәү янындагы кукуруз басуына утыртып, 233 кеше гомерен саклап калуы турында еш сөйләдек ул вакытта, ә ул вакыйгага быел 15 августта 3 ел тулачак.
Дамир Йосыпов фильм сценариен укып чыккан, актер Егор Бероев белән танышкан (пилотны ул уйнаячак), инде актерга пилот роленә керергә, “Үз тиресен киеп карарга” ярдәм итәчәк.
Фильның режиссеры – Сарик Андресаян.