Яңалыклар
13 июнь 2022, 06:38

Вәгъдә –иман!

Радий Хәбиров: “Кешеләргә уңайлы булсын, бу безнең өчен мөһим бурыч”.

Радий Хәбиров: “Кешеләргә уңайлы булсын, бу безнең өчен мөһим бурыч”.

 

Уфада иң матур һәм уңайлы парк барлыкка килде. Шул уңайдан Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырды.

 Вәгъдә иткәнчә, Русия көненә без Кашкадан паркын кешеләргә матур ял өчее кулланылышка тапшырабыз. Без үз сүзебездә тордык, хәзер зур төзекләндерү  эшләреннән соң бу парк Уфаның сулык янына урнашкан иң матур ял урыннарының берсенә әверелде.

 Ышанам, бирегә бала бишекләре этеп әниләр ял итәргә килер, өлкән яшьтәгеләр дә үзләренә тыныч һәм матур ял урыны табар.

 Спортчылар өчен аерым урыннар карап куйдык. Һава торышы яхшырукын көтәбез, тиздән, Кашкаданда су коенып булачак. Ә фонтан әни нинди – үзегез күреп торасыз.
Әмма без Кашкаданда гына тукталып калмаячакбыз.

Уфаны 450-еллык юбилеена без яңа, эре спорт объектлары – спорт көрәше, фехтование үзәкләре, слаломлы ишү өчен комплексы төзиячәкбез.

Курчак театры реконструкциядән соң  ишекләрен ачар. Уңайлы мөхит тудыру эшләрен һәр районда алып барырга тырышачакбыз. Кешеләргә уңайлы булсын, бу безнең өчен мөһим бурыч.

 

Автор:Алсу Төхвәтуллина
Читайте нас