Яңалыклар
13 июнь 2022, 05:27

Ниһаять, җылыта!

Июнь уртасы җитте...

Июнь уртасы җитте...  Җылы булырга тиеш бит җәй булгач, барыбыз а да көтәбез. Кояш булып кояш та бу болытларга буйсынып, нурлары җиргә үтеп җитә алмаый интекте.  Уфа өстендә бүген дә соры болыталар, әйтерсең Уфа түгел, ә Лондон... Алдагы көннәрдә җылыта, дип хәбәр итә синоптиклар. Искечә җәй башланганны көткәндер безнең яклар. Хәер, кайдадыр боз да яуды әле, ярый анысы килмәде, салкыны гына кат-кат киенергә мәҗбүр итте. Ә кайдадыр бүген кояш елмая, җылы.

Шулай итеп, Башкортстанга да җылы килә!

Башгидрометүзәктән  бүген урыны белән  кыска вакытлы яңгыр явачак, дип хәббәр итәләр. Көндезг күк күкрәп үтәр. Җил төньяк–көнбатыштан, салмак. Һава температурасы көндез  +16, +21 градус.

14 июньдә явым- төшем көтелми. Җил юнәлеше үзгәрүчән,  салмак.

Температура төнлә +8, +13, көндез +21, +26 градус.

15 июньдә явым-төшемсез. Җил юнәлеше үзгәрүчән,  салмак.

 Һава температурасы төнлә +8, +13, көндез +21, +26 градус. Игезәк кебек охшаш, ике көн җылы булыр.

 

Автор:Алсу Төхвәтуллина
Читайте нас