

Украина президенты Владимир Зеленский Русиянең 236 югары уку йорты ректорларына карата санкцияләр кертү турындагы указны имзалаган.
Бу исемлеккә Башкортстан вузлары ректорлары да эләккән. Атап әйткәндә, алар – Илдар Габитов (Башкорт дәүләт аграр университеты), Валентин Павлов (Башкорт дәүләт медицина университеты), Салават Сәгыйтов (Башкорт дәүләт педагогия университеты), Олег Баулин (Уфа дәүләт нефть-техник университеты), Сергей Новиков (Уфа дәүләт авиация-техник университеты), Әминә Әсфәндьярова (Уфа дәүләт сәнгать институты), шулай ук 2022 елның апреленә кадәр Башкорт дәүләт университеты ректоры булган Николай Морозкин.
Бу уңайдан “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы кайсыбер ректорларның фикерен белешкән.
“Бу исемлеккә эләгүе – абруй, – ди Олег Баулин. – Русия көне алдыннан ул аеруча бер әһәмият өсти. Икенчедән, мәгариф оешмаларына карата санкцияләр кертү агония халәтен күрсәтә. Аннары, безнең вузның икътисадны үстерүгә бәйле мәсьәләләргә, импортны алмаштыруга үз өлешен кертүе дә күз уңында тотылгандыр”.
“Монда гаҗәпләнер бер нәрсә дә юк: Авиация-техник университеты – оборона әһәмитендәге вуз. Ул илнең хәрби авиациясе өчен дөнья дәрәҗәсендәге югары квалификацияле кадрлар әзерли”, – ди Сергей Новиков.