

Озакка китте бу яңгырлар. Җылы көннәр сагындырды. Әмма һава торышы бу атна ахырына кадәр безне шатландырырга җыенмый шикелле.
Башкортстанда Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне тикшерү буенча идарә җитәкчесе Вилора Горохольская әйтүенчә, алда торган ялларда кулчатыр һәм резин итекләр кирәк булачак әле. Чөнки җылы һәм коры һава торышы көтелми.
“Күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар саклана, урыны белән яшеннәр дә булачак. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк. Һава температурасы төнен +8, +13 градус булса, көндез аяз вакытларда +17, +22 градуска җитәчәк. Иң салкын көн 12 июньдә фаразлана: төнен термометр баганалары +7, +12 градуска төшәчәк, көндез +14, +19 градуска менәчәк. Урыны белән, шулай ук, кыска яңгырлар булырга ихтимал”, – дигән фаразын җиткерде синоптик.
Ә менә 14 июньнән көннәр җылына башлаячак: явым-төшем кими, ә һава температурасы +25 градуска кадәр җылыначак икән.
Көтәбез инде, аз калмады.