

Муса Гайса улы Мөлековның йөрәге тибүдән туктады...
Узган кич, ягъни 9 июнь кичендә, күренекле галим, журналист Муса Гайса улы Мөлековның йөрәге тибүдән туктады. Аңа 85 яшь иде.
Муса Гайса улы Мөлеков Благовар районының Сынны исемле татар авылында туып үсә. Муса кечкенәдән әдәбиятка тартыла, көне-төне китаплар укый. 1954 елда Сынны җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. Хезмәт юлын Уфада «Гидравлика» заводында башлады.
Шул дәвердә татарча нәшер ителүче «Кызыл таң»гәзите редакциясендә күренекле татар шагыйре Әнгам Атнабаев яшь хәбәрчеләр түгәрәген оештыра. Муса Мөлеков шунда йөри башлый. Анда йөрүчеләр янына еш кына Мостай Кәрим, Нәҗип Асанбаев, Әнвәр Бикчәнтәев кебек күренекле язучылар да килә. Журналистлык эшчәнлеге, әдәби иҗат турында яшьләргә күп мәгълүматлар бирә. Сәхнә әсәрләренә, кинофильмнарга рецензияләр яза.
Туган телгә, әдәбиятка, журналистикага булган сөю Муса Мөлековны Башкортстан дәүләт университетының филология факультетына алып килә. Уку елларында ул «Кызыл таң» белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Дүртенче курста укып йөргән чагында газетаның баш мөхәррире Таһир Ахунҗанов үзләренә эшкә чакыра.
Муса Гайса улы Мөлеков «Кызыл таң»да гади хәбәрчедән башлап баш мөхәррир вазыйфасына кадәр юл үтте. 1972-1975 елларда Казан дәүләт университеты аспирантурасының көндезге бүлегендә белем ала. Ибраһим Нуруллин җитәкчелегендә гыйльми эзләнүләр алып бара, Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты хакында кандидатлык диссертациясен яклый.
1986-1991 елларда «Кызыл таң»ның баш мөхәррире булып эшли. «Кызыл таң» Муса Мөлеков җитәкчелек иткән елларда милли мәсьәләләрдә иң кыю язмалар бирә.
Муса Гайса улы Мөлеков Башкортстан дәүләт педагогика университетында татар яшьләренә белем бирә. Аларны укытучылык һөнәренә, журналистика, язучылык һөнәрләре нечкәлекләренә өйрәтә.
Муса Гайса улы төгәл сүзле укытучы булды , дип искә ала аны укучылары. “Аның лекцияләре эзмә-эзлекле, бай эчтәлекле, аңлаешлы булуы белән аерылып торды. Ул конкрет сөйли, фикерен һәрвакыт мисал белән ныгытып куя. Буш, купшы сүзлелекне җаны сөйми. Татар әдәбиятын, халкыбызның рухи мирасын барлык нечкәлекләренә кадәр белүче мөгаллимнең лекция-семинарлары бик кызыклы үтә иде”.
Башкортстандагы татар матбугатын үстерүгә, утыз елга якын гомерен “Кызыл таң” гәзитенә биреп, катлаулы, болгавыр шартларда басманы яңа биеклекләргә күтәрүгә зур көч салган Муса Гайса улы Мөлековны берничә буын журналистлар үзләренең остазы дип саный. Үзе мөхәррирлек иткән елларда да, аннан соң да журналистикага яңа аяк басучы сәләтле яшьләргә һәрчак игътибарлы була ул. Каләмнәрен шомартырга, үз юлларын табарга ярдәм итеп, бай тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Хөрмәтле Муса Гайса улы Мөлеков турында якты истәлекләр мәңгелек!